Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Габдрахман авылында яңа бакча сафка басты [+ФОТОЛАР]

Бүген Габдрахман авылында зур бәйрәм – өр–яңа “Ландыш” балалар бакчасы ачылды. 60 урынга исәпләнгән бакча Президент программасы буенча төзелде.

Ә якташлары Шәфәгать Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләсе матди-техник база өлешендә, затлы җиһазлар белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәткән. Тантаналы ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул “Ландыш”ның иң заманча балалар бакчасы булуын билгеләп үтте. 
- Әлеге балалар бакчасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Шәфәгать Тәхаветдиновның инициативасы белән барлыкка килде. Балалар бакчасы Евпропа дәрәҗәсендә булсын өчен зур иганәчелек ярдәме күрсәтелде. Бүгенге вакыйга Габдрахман авылында мәгариф өлкәсе өчен зур этәргеч бирер дип уйлыйм. Гомумән, авылларны үстерү безнең өстенлекле юнәлеш санала. Авылларның социаль инфраструктурасын үстерү буенча Президент программалары эшли, – диде район башлыгы. 
Ул габдрахманлыларның актив булуларын да искәртте. Үзсалымда да теләп катнашалар, балалар мәйданчыклары төзелә, узган ел суүткәргечләрен алыштырганнар. Тәхаветдиновлар гаиләсе ярдәме белән биредә җәен зур парк ясалачак, тиңе булмаган спорткомплекс төзелә. 
– Авылда 25 метрлы бассейны да булган бу бердәнбер комплекс булачак, – диде Айрат Хәйруллин. 
Моңа кадәр авылда балалар бакчасы бар иде. Яңасы төзелгәнгә карап, аны сүтмиләр, капиталь ремонттан анда ясле төркемнәре ачу планлаштырыла. 
Яңа “Ландыш” чынлап та искитәрлек килеп чыккан. Якты төсләргә буялган диварларның һәрберсендә заманча рәсемнәр беркетелгән. Хореография бүлмәсе стенасы тоташ көзгедән ясалган. Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә аерым бүлмә җиһазландырылган. Төркемнәр дә күз явын алырлык, затлы келәмнәр, заманча уеннар. Хәтта аяк киемнәрен киптерергә астан җылытылучы махсус шкафка кадәр бар. Бассейнда балалар рәхәтләнә. Боларның барысы да авылда. Күргәннәрне язып бетерерлек кенә түгел. Бакча хезмәткәрләре дә, әти-әни һәм балалар да шат. Сүз уңаенда, ике катлы балалар бакчасы төзелү эш урынннарын да арттырган, яңа штатлар булдырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса