Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чит ил рәссамнары Әлмәтнең 11 йортына рәсем төшерәчәк

Озакламый Әлмәткә Россиянең һәм чит илләрнең танылган рәссамнары җыелачак.

Хәер, әлмәтлеләр моны үзләре дә сизми калмастыр. Чөнки сәнгать әһелләренең исемле пумалалары шәһәребез объектларында үз эзләрен калдырачак. Болар хакында «Алтын алмалар турындагы әкият» паблик-арт программасы кураторы һәм продюсеры Полина Ёж җиткерде. 
Ленин-Мәрҗани урамнары киселешендәге берничә катлы машина кую урыны, Бигәштәге күпкатлы йорт дивары, 2 нче котельный объектлары узган ел күпләрнең игътибарын җәлеп итүен хәтерлим. Искиткеч матур рәсемнәр белән бизәлгәнгә генә түгел, ә бары тик безнең шәһәргә хас булган, әлмәтлеләрнең асылын чагылдырган сурәтләр ясалуы белән дә алар «үзебезнеке» булды да куйды. Быел әлеге күзләрне иркәләүче матурлык тудыруны дәвам итәргә булганнар. «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов исә аны 5 еллык итәргә дип карар кылган. Димәк, алдагы елларда Әлмәтнең кайбер йортлары, урамнары башкалардан үзенчәлекле ягы белән аерылып торачак. 
– Бу Россиядә гадәти булмаган хәл, нефть компаниясенең шушы рәвешле шәһәрне, аның халкын кайгыртып яшәве турында башка мисаллар юк, – дип сүз алды Полина. – Безнең программа диварларны гади генә буяп чыгуны күзалламый, без миллилекне, татарларга гына хас бизәкләрне, Әлмәтнең тарихына игътибар бирәбез. Бу эшкә Мәрҗани институты, Санкт-Петербургтагы Европа институты экспертларын җәлеп иттек. Мәскәүнең заманча фольклор һәм антропологик тикшеренүләр лабораториясе вәкилләре берничә атна дәвамында әлмәтлеләр белән аралашып, кызыклы мәгълүматлар туплады. Җирле халык сөйләгән кыйссалар, легендаларны, халык, нефть тарихы турындагы фактларны өйрәнеп, нәкъ шулар нәтиҗәсендә рәссамнар күзаллаган рәсемнәр диварларда чагылыш табачак. 
Урам рәссамнары августтан алып октябрьгә кадәр Әлмәттә эшләргә исәп тота. Узган ел 2 нче котельныйда башланган композицияне дә төгәлләргә җыеналар, шулай ук 11 торак йортны да күркәм бизәлеш көтә. Иң мөһиме, алар буенча велосипедта йөреп чыгарга мөмкин булачак, белгечләр шуны күздә тотып, объектларның бердәм туристик маршрутын да булдыра. 
Полина Ёж белдергәнчә, һәр объекттагы рәсемнең үз тарихы булачак. Мисал өчен, Елховойдагы эшлекле сәфәр барышында иҗат төркеме әлифба белән таныша һәм аны аерым проект итеп янәшә торучы 6 йортта чагылдырырга була. Калган идеяләрне белгечләр әлегә сер итеп саклый, әлмәтлеләргә сюрприз ясарга исәпләре. Иран һәм Грециядән килгән рәссамнардан аеруча да үзенчәлекле иҗат җимешләре вәгъдә итә алар. Ә һәр объекттагы рәсемнәрнең тарихы белән махсус булдырылган сайтта танышырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса