Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бишмунчада авыл уңганнарын барладылар [+ФОТОЛАР]

Бүген Бишмунчаның «Чулпан» хуҗалыгы бөтен район авыл хезмәтчәннәрен үзенә җыйды. Традиция буенча биредә 49 нчы тапкыр терлекчеләр һәм игенчеләр ярышы узды. Бәйгедә барлыгы 16 хуҗалык катнашты. 20 савымчы, 16 механизатор, 11 ясалма орлыкландыру технологлары үзләренең иң алдынгы булуларын дәлилләде.

Авыл хуҗалыгы тармагында тир түгүчеләрнең хәзер иң мәшәкатьле чоры. Әмма шуңа да карамастан алар әлеге ярышка ныклы әзерлек белән килеп, үз эшләрендә мастер-класс бирде. Бу ярышны һәм җыенны кече сабантуй дисәк тә ялгыш булмас. 
Соңгы елларда терлекчелек юнәлешендә алга китеш тә күзәтелә. Токарликов җәмгыятендә 1000 башка исәпләнгән зур сөт җитештерү комплексы ачылу күпләргә этәргеч бирде. Моны үз чыгышында район башлыгы Айрат Хәйруллин да билгеләп узды. 
– Шәһәрнең байлыгы авыл кешеләрендә. Алар безне ашатучылар, киендерүчеләр, яшәтүчеләр. Сездәй фидакарьләр булганда киләчәк өметле дип әйтеп була. Авырлыкларга карамастан җир эшендә булганыгыз өчен чиксез рәхмәт сезгә, - диде ул. 
Савымчылар бәйгесендә дә быел үзенчәлекле йөзләрне, уңган-булган авыл кызларын күреп булды. Араларында хәтта егет-савымчылар да бар иде. 
Чара спорт ярышлары, җыр-биюләр белән үрелеп барды. 
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм район Советы һәм башкарма комитеты Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса