Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген үзәк мәчеткә янгын сүндерү машиналары ашыкты [+ФОТОЛАР]

Бүген сәгать 10да 11 нче федераль янгын сүндерү службасының дежур-диспетчер службасына үзәк мәчеттә беренче каттагы ашханәдә янгын чыгуы турында хәбәр керә.

Әлеге хәбәрне алу белән 65 нче янгын часте каравылы ярдәмгә ашыга. Читтән караганда боларның барысы да чынбарлык кебек тоела. Мәчеттә бертуктаусыз янгын сигналы бинадан чыгарга әйтеп кычкырып тора, халык та тиз генә урамга йөгерә. Бәхеткә, бу янгын түгел, ә бәлки янгын-тактик өйрәнүләр генә. Әлмәт янгын-коткару гарнизоны начальнигы Айнур Әхмәтшин әйтүенчә, мондый өйрәнүләр кеше күпләп йөри торган урыннарда үткәрелә. Бүген бишенче өйрәнү булган. Ел азагына кадәр тагын өчәү узачак. Мәчеттә эшләүчеләр һәм бирегә килүчеләр янгын чыкканда үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен белә булып чыкты. Янгын сүндерүчеләр дә бик тиз эш итте. Бер төркем янгын сүндерү җайланмалары белән ашханәгә узганда, икенчеләр биек кран белән түбә һәм өстәге катларны тикшерергә ашыкты. Шуны да искәртеп узасы килә, республикада янгын куркынычы зур булу сәбәпле, гадәттән тыш режим игълан ителде. Әлмәттә быел 105 янгын чыккан. Узган елның бу чорында ул 109 булган. Иң беренче чиратта һәр хуҗалык, һәр кеше янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә тиеш. Халык белми әйтми, бурдан кала, уттан калмый – шуны онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса