Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлмәттә зур шатлык [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә капиталь ремонттан соң Рәис Нәгыймов исемендәге музыка мәктәбе ачылды.

Нефтьчеләр урамындагы әлеге бинага мәктәп 1985 елда ук күчкән булган. Шуннан бирле ул капиталь ремонт күрмәгән. Өч катлы бинаны хәзер танымаслык та түгел. Республика бюджетыннан тыш федераль программа буенча да ярдәм булган. “Татнефть” компаниясе бинаның фундаментын ныгытуга, төзекләндерүгә, территорияне яктыртуга, кабинетларны оформить итүгә һәм җиһазлар, стендлар алуга акча бүлеп биргән. Музыка мәктәбен тәмамлаучыларның 300е музыкант һөнәрен сайлаган. 
Балаларның, әти-әниләрнең һәм 1 нче музыка мәктәбе коллективының шатлыгы белән уртаклашырга район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы Ренат Нугайбеков һәм башкалар килгән иде. Алар бинаны карап чыктылар. Төзүчеләргә һәм музыка мәктәбе фидакарьләренә бүләкләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса