Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлмәттә модульле чаңгы базасы ачылды [+ФОТОЛАР]

Халыкны сәламәт яшәү рәвешенә, спортка җәлеп итү бара.

Әлмәттә 50 дән артык спорт төре белән шөгыльләнәләр. Заманында чаңгычылары белән дә дөньякүләм танылган төбәк ул Әлмәт. 11 нче мәктәптә белем алган Ольга Данилова чаңгыда узышу буенча ике тапкыр Олимпия, дүрт тапкыр дөнья чемпионы булган иде. Тагын бер әлмәтле – Виолетта Крымцова да яшүсмерләр арасында чаңгы ярышларында дөнья чемпионы исемен яулады. 2017-2018 елларда Татарстанда 20 дән артык блоклы модульле чаңгы базасы төзү планлаштырылган. Төзелеш республикабызда 2013 елдан башланган универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасы кысаларында алып барыла. Быел ел азагына кадәр гомуми бәясе 66 миллион сум тәшкил иткән 11 чаңгы базасы куллануга тапшырылырга тиеш иде. Шуларның берсе Әлмәттә. Ул көн килеп җитте. Ниһаять, балаларга чаңгы спорты белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартларда тудырылды. 
– Яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен хәзер барлык мөмкинлекләр бар. Балалар белән атказанган тренерлар шөгыльләнә. Өстәвенә модульле чаңгы базасы кирәкле җиһазлар, чаңгылар белән дә тәэмин ителгән, – диде тантанада чыгыш ясап шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев. 
Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон буенча федерациясе башкарма директоры Артур Сабитов та әлмәтлеләр арасыннан чемпионнар чыгасына ышануын белдерде. 
– Быел Татарстан беренче тапкыр чаңгы узышлары буенча Россия кубогына ия булды. Бездә бу төр спорт үсеше өчен ныклы база бар. Киләсе елга шушындый тагын 15 блоклы модульле чаңгы базасы төзеләчәк. Нәтиҗәдә чаңгы спортын үз иткән барлык төбәкләрне дә ныклап шөгыльләнү өчен шартлар белән тәэмин итәчәкбез, – диде ул. 
Төзүчеләр чаңгы базасыннан символик ачкычны “Юность” балалар-спорт мәктәбе директорына тапшырды. Әлеге база “Юность”ка беркетелгән. 
– Район җитәкчелеге һәм әлеге мәктәп чаңгы спортына битараф түгел. Өстәвенә мәктәпнең тренеры да бар. Ул 1982 елда СССР чемпионы булган Виолетта Крымцова. Татарстанда Олимпия чемпионнары икәү генә, шуның берсе сездә иде – Ольга Данилова. Димәк, сездә күркәм традиция яши.. Модульле чаңгы базасы балалар-яшүсмерләр спорты өчен генә. Монда кафе да, прокат та юк. Алар янәшәдәге “Снежинка” базасында, – дип аңлатты Артур Сабитов. 
Шушы ук көнне Әлмәттә чаңгы сезоны ачылды һәм ачык район чемпионатына ярышлар башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса