Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әлмәт ишегалларын бәяләп йөрделәр [+ФОТОЛАР]

Дистә елдан артык инде шәһәрдә «Чәчәктә утыручы иң яхшы балкон», «Чәчәктә утыручы иң яхшы ишегалды», «Иң яхшы подъезд», «Иң яхшы ишегалды җыештыручысы» бәйгесе оештырыла.

Анда идарәче компанияләрдән тыш йортларда яшәүчеләр дә катнаша. Җиңүчеләргә саллы бүләкләр тапшырыла. Быел да беренче урын алучыны Краснодар краена 2 кешелек юллама көтә. Калган номинацияләр буенча да кыйммәтле бүләкләр каралган. 
Хәзер комиссия барысын да карап, йортта яшәүчеләрнең фикерен тыңлап йөри. Тырышлыкны халык та бәяли. Бүген Төзүчеләр проспектындагы 68 нче йорт ишегалды безне аллы-гөлле чәчәкләре белән каршылады. Хәтта пандусның арткы якларына да чәчәкләр утыртканнар. Бу безнең әбиләрнең эше, диде подъезддан чыгып килүче ир-ат. 
– Без бу яңа йортка 2012 елда күчкән идек, икенче елны ук чәчәкләр утырта башладык. Үзебез өчен бит. Су урамга чыккан, шуннан алып сибәбез. Беркем дә өзми, таптамый, – диде 68 яшьлек Светлана Гафиятуллина. 
Галиев урамындагы 29, 31 нче йортларның ишегалдын җыештыручысы Гүзәл Әскәрова да төп эшеннән тыш чәчәкләр үстерә. «Иң яхшы хезмәткәр» дип аны «Алсу» УК җитәкчелеге дә, биредә яшәүчеләр дә мактады. Гүзәл ханым ишегалды җыештыручы булып 1997 елдан бирле эшли икән инде. Зарланмый, әмма бер теләге дә бар – төпчекләрне балконнан чәчәкләр өстенә ыргытулары аны нык борчый. 
Татьяна Расчислова һәр көнне Кәләйдән килеп Шевченко урамындагы 176 нчы йорт ишегалдын җыештыра. Аның ишегалды үзе бер әкият дөньясын хәтерләтә. Газоннарда казлар да, бәбкәләр, үрдәкләр, бакалар, ташбакалар, гномиклар һәм тагын әллә нәрсәләр дә бар. Велосипедка да чәчәкләр утыртылган. Баксаң, Татьяна кешеләр ташлаган катыргыларны әрәм итми икән. Аларны җыеп тапшыра һәм кергән акчага фигуралар сатып алып урнаштыра. Шулай ук иске балалар велосипедларын да алып, буяп, матур итеп бизәп куя. Афәриннан башка сүз юк! 
Ленин урамындагы 181 нче йорт ишегалдын җыештыручы Антонина Софьинаның да кулларыннан гөлләр тама. Өй тирәсен чәчәкләргә күмгән. Әле тагын утыртыр идем, территория генә җитми, диде. 
– Без, ишегалды җыештыручылар иртәнге 5 тә эш урынында булабыз инде. Эшемне иң элек чәчәкләргә су сибүдән башлыйм. Үземә ошаган чәчәк орлыклары сатып алып утыртам. Мин бирегә эшкә килгәндә гел чүп үләне генә иде, – диде ул. 
Бу фидакарьләрнең һәрберсе турында озак итеп сөйләргә булыр иде. Территорияләре җәен генә түгел, елның барлык фасылларында да чиста, тәртиптә аларның. 
Комиссия балконнарында чәчәк үстерүчеләрдә дә булды. Ленин урамындагы 187 нче йортта яшәүче Любовь Никитинаның балконынында чәчәкләрнең хуш исе урамга кадәр таралган. Ул нәкъ менә гөлләр түгел, җәйге чәчәкләр утырткан. Елена Крутова да (Ленин, 189) балконын яшелллеккә күмәргә һәм аны карарга вакыт тапкан. 
Нефтьчеләр урамындагы 11 а йорт быел иң яхшы подъездлар белән көрәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса