Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әлмәт таңнары" кухнясы

65 ел халык белән бер сукмактан

Шимбә көнне шәһәр паркында зур бәйрәм узды. «Татмедиа» АҖ филиалы булган «Знамя труда» газетасының нәшер ителә башлавына 65 ел тулды. Әлеге уңайдан оештырылган юбилей кичәсе бик күп кунак җыйды, котлаулар кабул итте.

Иртәнге яктан ук ява башлаган яңгыр халык җыелыр микән дип бераз шомландырса да, бәйрәм буласы сәгатьләр җиткәндә һава торышы тәмам үзгәреп, матурланып китте. Әйтерсең лә, табигатьнең рәхәтләнеп күңел ачыгыз, миннән бүләк шул сезгә, диюе иде. Газетаны яратып укыган, аңа дистәләрчә еллар дәвамында тугры калган укучылар бер-бер артлы паркка агылды. Туган якны өйрәнү музее тарафыннан әзерләнгән тарихи зона янында тукталмаган кеше калмагандыр. Хәзер генә компьютерда язабыз, хата китсә, текстны кат-кат җыярга кирәкми, шул сүзне генә төзәтәбез. Элек язу машинкалары иде. Кунаклар арасында хәтта анда басып язып караучылар да булды. «Знамя труда» газетасының башында торучыларның Журналистлар берлеге әгъзасы булуы турындагы таныклыклары, иске диктофон, фотоаппаратлар һәм башкалар – һәммәсе дә бүген матбугатның никадәр алга китүен аңлатып тора.

Районда җирле матбугат тарихы 1932 елда «Социализмга» газетасы оешудан башлана. Белгәнебезчә, 1953 елның 3 ноябрендә Әлмәт эшчеләр бистәсе шәһәр статусы ала. Шулай ук «Знамя труда» газетасының чыга башлавы төбәктә нефть ятмалары ачылу һәм аның үсешен яктырту өчен кирәк була. Менә 65 ел инде газета халыкка хезмәт күрсәтүен, проблемаларын чишүдә ярдәм итүен, власть белән ике арада арадашчы булуын дәвам итә. Каләмдәшләребезне котларга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов та килде.

- Күптән түгел генә шәһәрнең 65 еллыгын билгеләп үткән идек. Газета Әлмәткә салынган көннән алып аның тарихын яза. Әлеге басманың шәһәребезнең елъязмасына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Сез мөһим һәм истәлекле вакыйгаларны мәңгеләштерәсез. Үзләренең хезмәтләре белән тарихны тудырган, басманың традицияләрен булдырган ветераннарга зур рәхмәт. Вәзгыять үзгәреп тора, яңа эш формалары барлыкка килә. Актуальлегегезне югалтмыйча, һәрвакыт алда баруыгызны, ышанычлы, дөрес чыганак булып, газета укучыларыгызның мәнфәгатьләрен канәгатьләндереп эшләвегезне телим, - дип теләкләрен җиткерде ул һәм озак еллар эшләүче хезмәттәшләребезгә район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы - «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да газета эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул да «Татмедиа» бүләкләре белән килгән иде.

Әлмәт – нефтьчеләр башкаласы. Шәһәрне кара алтын табучылардан башка күз алдына китереп булмаган кебек, матбугат чаралары да алар белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итә. «Татнефть» компаниясе корпоратив коммуникацияләр хезмәте әйдәп баручы инженеры Илшат Миңгәрәев тә газетаның төбәгебездә зур урын биләвен, шәһәр һәм район яңалыкларын, предприятие эшчәнлекләрен халыкка вакытында җиткерүен билгеләп үтте. Аның белән килешми мөмкин түгел, газета - хәбәрләр чыганагы гына түгел, ул әле халык арасында тәрбия эшләре алып баручы да.

Әлбәттә, вакыт узу белән редакциядә үзгәрешләр булып тора, ветераннар лаеклы ялга китә, яшьләр сафны тулыландыра. Әмма ветераннар булдырган традицияләр саклана. «Знамя труда» газетасына озак еллар дәвамында җитәкчелек иткән ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрия Исхакова ветераннар исеменнән чыгыш ясап, коллективка киләчәктә дә уңышлар теләде.

Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Сәхнәдә газета сайтында уздырылган бәйгеләрдә җиңүчеләр, актив хәбәрчеләр, иганәчеләр бер-берсен алыштыра торды. «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе - «Знамя труда» газетасы баш мөхәррире Наилә Аль-Айюби аларның барысына да рәхмәтләрен ирештерде.

Татарстанның эстрада йолдызлары Булат Нигъмәтуллин, Артур Минһаҗев, Гөлдания Хәйруллина һәм башкаларның чыгышларын, «Легкие крылья» урам театры тамашасын газета укучыларыбыз озак алкышларга күмеп карады.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Андрей Кузьмин, «Татмедиа» АҖ генераль директоры:

- Әлмәт тарихы турындагы китапларның күбесен заманында газета басылып чыккан мәкаләләрдән, фотосурәтләрдән башка язып булмас иде. 65 ел эчендә зур архив тупланган. Иң мөһиме, бу мирасны саклаучы ветераннары бар. Аларны ихластан бәйрәм белән котлыйм. Вакыт бик тиз алышынып тора, мәгълүматны кабул итү дә элеккегечә түгел. Бүген «Татмедиа»да – бу барлык газета-журналлар, телекомпания, радиостанцияләр – 2 меңгә якын кеше хезмәт куя. Биредәге 20 кеше тудырган рус һәм татар газеталары алдынгылардан санала. Мин моңа бик шат. Алар Әлмәтнең байрагын лаеклы рәвештә алга күтәреп баралар.

Марсель Янгиров, ТАССРның атказанган нефтьчесе, хезмәт ветераны:

- Тормышыбыз газета белән бәйләнгән. Мин аның тугрылыклы укучысы, башыннан азагына кадәр укып барам. Без биредән үткәннәрне беләбез, дусларыбыз, предприятиеләрнең ничек яшәүләре, гамәлләре белән танышабыз, шәһәрнең, аның кешеләренең ничек яшәгәнен белеп торабыз. Газета озак яшәсен, безне әнә шулай шатландыруын дәвам итсен дигән теләктә мин. Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X