Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт егете Эдуард дөньяның көчле спортчыларын куып җитте [+ФОТОЛАР]

7 сентябрьдән 9 ына чаклы Казанда беренче тапкыр йөзү буенча дөнья кубогы этабы ярышлары узды. Анда Әлмәт спортчылары да катнашты.

Егетләрнең икесе дә сынатмады. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган татарстанлылар исәбендә 6 медаль – 4 көмеш һәм ике бронза. Бер көмеш медальне шәһәребезнең олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Эдуард Вәлиәхмәтов яулады. Ул 400 метрга комплекслы йөзүдә финишка беренче килүчедән нибары 4 секундка гына калыша. 

– Беренче урын алучы халыкара стартларда күп катнашкан, исәбендә рекордлар да булган спортчы, Европа һәм дөнья чемпионы. Мондый спортчылар белән ярышу безнең өчен бик мөһим һәм тәҗрибә дә, – диде Эдуард. 

Тренер Светлана Вәлиәхмәтованың икенче шәкерте Владислав Акишинның әлеге халыкара стартларда беренче тапкыр гына катнашуы, 6 нчы урын яулау – шулай ук зур җиңү.

– Бу сезон башы гына әле, җәйдән соң көч тулысынча тупланмаган, шуңа күрә стартлар авыррак булды, – диде Светлана Вәлиәхмәтова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса