Игътибар! Балалар бакчасына һөҗүм итүчене тоткарладылар
Көн темасы

Игътибар! Балалар бакчасына һөҗүм итүчене тоткарладылар

Гаепләнүчене балалар бакчасы территориясендә урнаштырылган видеокүзәтү камералары кайнар эзләр буенча тоткарларга ярдәм иткән.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, билгесез ир-ат 7 май төнендә 65 нче балалар бакчасының тәрәзәсен ватып кереп, каравылчы хатын-кызны пычак белән яралый, бинага ут төртә. 
Гаепләнүче территориядә урнаштырылган видеокамераларга эләккән. Шуңа да аны тиз арада тоткарлау мөмкин булган. Ут-ялкын чыккан вакытта янгын куркынычсызлыгы системасының эшләве исә шулай ук тиз арада янгынны сүндерүгә китергән.