Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Борчылырга урын юк: агачлар саны кимеми

Шимбә өмәсе кысаларында әлмәтлеләр 15 һәм 17 нче мәктәпләр янында агач утыртты. Экологик акциядә район башкарма комитеты җитәкчелеге, «Татнефть» компаниясе, оешма-предприятие вәкилләре, студентлар, укучылар катнашты.

Хәтерләсәгез, әлеге белем йортлары янында авария хәлендәге тупыл агачлары үсә иде. Җәйге давыллар чорында агачларның аву, ботаклары сыну очраклары күзәтелеп, кайберәүләр, шул исәптән балалар да алардан зыян күрде. «Ник агачларны кисәләр?» - дип борчылып сөйләп йөрүче һәм социаль челтәрләрдә бәхәс куертучыларга уйланырга урын бар: кеше сәламәтлеге һәм милке һәрвакыт беренче урында булырга тиеш. Бу нисбәттән шәһәрдә дистә еллар элек утыртылган карт агачларны кисеп, алар урынына яшь үсентеләр утырту карары кабул ителде.

- Әлеге акция белән көзге агач утыртуны башлап җибәрәбез. 17 нче мәктәп каршындагы аллея 40 ел элек утыртылган булган. Агачлар куркыныч тудыра башлады, биредә балалар үтеп йөри. Шуңа да кыска вакыт эчендә аларны кисеп, аллеяны чистартуга ирешелде. Бүген утыртканнары – пирамидаль тупыллар. Алар киләсе язга территорияне бизәп торачак, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гыйрфанов.

Октябрь аенда шәһәрдә һәм районда агач утырту тулы көченә алып барылачак. Атап әйткәндә, Шевченко, Тынычлык урамнарында, Тукай проспектында аллеялар барлыкка килә, дип вәгъдә итте җитәкчелек. Җәяүлеләр юллары буенда коймаларны яшел «киртәләр» алыштырачак. Тупыллардан тыш юкә, миләш агачлары да утырту да күзаллана.

«Татнефть» компаниясе ярдәме белән Әлмәттә ел саен 10 меңләп агач утыртыла. Нефтьчеләр шәһәрдә экологиянең чиста булуына аеруча җаваплы карый. Компания генераль директоры Наил Маганов тарафыннан куелган бурыч саллы – елына 200 меңнән дә ким агач утыртмаска! «Татнефть»нең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин билгеләгәнчә, нефтьчеләр җәмгыять өчен файдалы чараларда теләп катнаша һәм әйләнә-тирәне яшелләндерүгә үзләреннән саллы өлеш кертә.

Агач утырту акциясе ай буена дәвам итәчәк. Аңа мәгариф учрждениеләре, авыл җирлекләре дә кушылыр дип көтелә. Шулай ук актив әлмәтлеләрне дә әлеге чарадан читтә калмаска чакыралар. Үсентеләр белән һәркемне экология департаменты тәэмин итәчәк.

Гөлназ МОСТАФИНА

Автор фотолары

 

Әлмәт буенча авария хәлендәге 1460 агач киселәчәк. Борчылырга урын юк, алар урынына яңалары утыртыла. 17 нче мәктәп каршындагы 40 тупыл урынына 40 пирамидаль тупыл утыртылды. 15 нче мәктәп янында 100 гә якын иске агачны шул ук күләмдә яшь үсентеләр алыштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса