Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

22 ПОЗИЦИЯДӘГЕ ТОРАК ЙОРТ ӘЗЕР!!!

«Көнбатыш капка» микрорайонының 22 нче позициясендәге торак йортны, ниһаять, куллануга тапшырачаклар.

Әлеге хәбәрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов үзенең инстаграм сәхифәсендә җиткерде. Аның сүзләренә караганда, дәүләт төзелеш күзәтүенең соңгы тикшерүе кимчелекләрсез узган, хәзерге вакытта ведомство заключениесе әзерләнә. Бу исә йортны куллануга тапшыруга рөхсәт бирелә дигән сүз. 


Рәсми документлаштыруның чираттагы этабы Дәүләт Торак фондының Әлмәттәге филиалында ахыргы беркертмәне рәсмиләштерүдән гыйбарәт булачак. Изаил Зарипов проспекты, 3 адресы буенча урнашкан 120 фатирлы йортның гомуми мәйданы 9253 квадрат метр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса