Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр Шевченко урамындагы икеләтә тоташ линиядән зарлана

Хакимият вәкилләре барысы да машина йөртүчеләрнең иминлеге өчен дип раслый.

Әлмәтлеләр Шевченко урамындагы 102 нче йорт каршындагы участокта ясалган яңа билгедән  канәгать булмавын белдерделәр. Шәһәр халкы сүзләренчә, икеләтә тоташ линия булу сәбәпле, хәзер күл ягына борылырга мөмкин түгел.

«Бу бердәнбер керү урыны иде . Хәзер ничек керергә?», диләр әлмәтлеләр. Хакимият органы вәкилләре әлмәтлеләр  белән килешми. Белгечләр хәбәр иткәнчә, билгеләрне куркынычсызлык өчен ясаганнар.

«Юлның әлеге участогы өч хәрәкәт полосасы кисешү аркасында куркыныч тудыра. Без барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны сак булырга һәм   билгеләрне игътибар белән күзәтергә чакырабыз», – дип нәтиҗә ясадылар Әлмәтнең үсеш департаментында.

Фото: t.me/nagumanovtd_live

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса