Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Яңгырдан соң Әлмәт районында күпфатирлы йортның подъездын су баскан

Белгечләр мондый хәл кабатланмасын өчен вәзгыятьтән чыгу юлын тапкан.

Түбән Мактама районында яшәүчеләр Девонская урамындагы 12 нче йорт янында су җыюлуга зарландылар. Моннан тыш, бинаның подъездын су баскан. Бу хактагы мөрәҗәгатьне җирле халык район башлыгы Тимур Нагумановның телеграм-каналы чатында калдырган. Бу урынга белгечләр белән башкарма комитет җитәкчесе Айнур Исхаков та барды. Карап чыкканнан соң су үткәргеч торба салу турында карар кабул ителде. Су түбәнлектә булу сәбәпле бина тирәли җыела. Моннан тыш, йорт янындагы асфальт биегрәк булып чыкты. Бу шулай ук су җыелуга ярдәм итә.

Белгечләр асфальт кисү эшен башлаган, анда су үткәргеч торба салачаклар, дип ачыклык кертәләр район башлыгының матбугат хезмәтендә.

Фото: t.me/pressalmet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса