Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәттә тугыз катлы йортта яшәүчеләр күселәрдән зарлана

Анда яшәүчеләр кимерүчеләрнең барлыкка килүендә үзләре дә гаепле булуын кире кага алмый.

Әлмәтнең Тельман урамындагы тугыз катлы йортта яшәүчеләр күселәрдән зарлана.Алар ишегалдында үрчегәннәр. Ә хәзер йорт подъездлары янында йөгерәләр һәм йорт хуҗалары кимерүчеләр фатирга керер дип куркалар. Алар күршеләрне күселәрне ашатуда гаеплиләр.

"Җиденчедән сигезенче подъездга күсе йөгерде. Ул чүп капчыгында утыра иде. Мин эт белән йөри идем. Ул безне күрде һәм чүп үткәргечкә йөгерде. Монда күселәр дә, тараканнар да бар. Чүп үткәргеч бөтенләй пычрак", - дип сөйли Галина Машкова..

Йорт ишегалдында  контейнерлар урнаштырылган. Әмма йортта яшәүчеләр подъезд янында чүп-чар калдыруны дәвам итәләр.

Калдыкларны бакка илтеп җиткермәүчеләрдән тыш, кошларны һәм башка хайваннарны махсус ашатучылар да бар. 

"Без ситуацияне беләбез. Кимерүчеләрдән эшкәртү үткәрелде", - дип хәбәр итте "Беренче поселок" ҖЧҖ башкарма директоры Ландыш Бәдретдинова.

Хезмәт күрсәтү оешмасы хәбәр иткәнчә, профилактика өчен киләсе атнада өстәмә эшкәртү үткәреләчәк. Кимерүчеләр 2 атна эчендә юкка чыгарга тиеш. Ләкин аларны ашатудан туктасалар гына  юкка чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса