Әлмәт таңнары

Әлмәт прокуратурасы күпфатирлы йортта пандусны яңадан куюны таләп итте

Йортта урнаштырылган пандус таләпләргә туры килми.

Реклама

Шәһәр прокуратурасы Әлмәт ТСЖдан Бигәш урамындагы 131 нче йортта нормаларга туры килә торган пандус урнаштыруын таләп итте. Үткәрелгән тикшерү хәзерге вакытта подъездда урнашкан пандусның дөрес урнаштырылмавын күрсәткән.

Күзәтчелек ведомствосы ТСЖ җитәкчелеге адресына ачыкланган хилафлыкларны бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә чыгарган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: