Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Таблолар бар, транспорт юк

Җәмәгать транспорты - шәһәрдәге тормыш-яшәешнең мөһим өлеше. Шуңа да карамастан, бу тармакка кагылышлы проблемалар әле дә булса тиешле дәрәҗәдә чишелми, һәм бу әлмәтлеләрне бик борчый.


Төп бәла - транспорт шәһәрдә зур интервал белән хәрәкәт итә, троллейбуслар да, автобуслар да бик сирәк йөри. Бу атна гомумән җәмәгать транспортында йөрүчеләр өчен шактый зур кыенлыклар тудырды. 
Әле монда, әле тегендә электр линияләре өзелеп яки көчәнеш җитмәү сәбәпле тукталыштагы халык берәр сәгать троллейбус көтеп торырга мәҗбүр булды. Кешеләр эш урыннарына, мәктәпкә, уку йортларына соңарып килделәр. Мондый күңелсезлек иртән генә түгел, кичен дә кабатланды. Бу уңайдан редакциягә шалтыратып зарланучылар байтак булды. 
- Шыгрым тулы троллейбусларда халыкны алгы ишектән чыгару гына ни тора! Моны җитәкчеләр килеп күрсеннәр иде. Экономия ясыйбыз дип, хезмәт хакы түләмәс өчен кондукторларны кыскарттылар. Троллейбус йөртүчеләр үзләре билет сата - бу ахырзаман, минемчә! Аннан соң транспорт тулы булганда, салонга көчкә коляскасы белән кереп урнашкан әниләр тукталышларда чыга алмый интегәләр. Алдан ничек чыксын соң алар? Анда үтәрлек түгел. Ииии, мактандылар башта, әллә нинди заманча махсус билет сату җиһазлары урнаштырабыз дип. Буламы соң инде?! Хәзер, кышкы салкыннар җиткәч, кешеләрне тукталышларда туңып басып торырга мәҗбүр итәләр бит, шуңа ачу килә. Сәгатьләр буе транспорт көтеп катып торган укучы балаларны, коляскалы яшь әниләрне күргәч җан әрни. Бу турыда түрәләр ишетеп-белеп торалардыр бит инде, ник җаен күрмиләр икән, ярдәм итегез әле, - дип гозерен белдерде РТСта яшәүче 68 яшьлек пенсионер Гөлсем апа Фәретдинова. 

Әйе, пенсионер ханымның әйткәннәре барысы да хак. Социаль челтәрләр дә, хәтта район башлыгының үзенең дә аккаунты җәмәгать транспорты йөрешеннән зарланулар белән тулган. 

Мин шәхсән үзем күбрәк җәяү йөрим. Тукталышларда басып торучылар чыннан да иртәнге һәм кичке якта байтак күренә. Бервакыт Ленин урамы буйлап җәяү эштән кайтып барганда каршыма бер ханым килеп дәште. Ул безнең шәһәрнеке түгел, танышларына кунакка килгән икән. «Әйтегез әле, зинһар, сездә бу урамнан җәмәгать транспорты йөриме?» дип сорады ул. Миңа кызык булып китте. «Йөри, ул күпчелек шушы Ленин урамыннан гына йөри дә инде. Безнең тукталышларда аларның кайчан киләсен күрсәтүче таблолар да бар әле», - дидем. Ханым аптырады. «Әәәәә, мин ялгыш бу тукталышта басып торам дип уйладым, чөнки 40 минут торам, бер транспорт үтмәде әле. Ярар, рәхмәт, көтәм инде болай булгач. Кызык, таблолар бар, ә транспорт юк», - дип елмайды ул. Шәп әйтте бит. Сез ничек уйлыйсыз?

 

Резеда Исмәгыйлева


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса