Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Транспорт мәсьәләсе - игътибар үзәгендә

Тимур Нагуманов «АПОПАТ» АҖнең шәһәргә хезмәт күрсәтүне туктатуы белән бәйле вәзгыятькә аңлатма бирде.

Хәзер пассажирларга төп хезмәт күрсәтүче оешма булып Әлмәт транспорт идарәсе тора. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында бу хәлгә аңлатма биреп, компаниянең шәһәр маршрутларында кешеләрне ташу буенча үз йөкләмәләреннән берьяклы тәртиптә баш тартырга карар итүен билгеләп үтте. Бүген шәһәрдә вәзгыять гади түгел, әмма хәл ителерлек, диде ул.

«АПОПАТ» безне көтелмәгән факт алдына куйды. Ул хезмәт күрсәтүдән туктаган беренче көннәрдән үк транспорт идарәсенең маршрут челтәрен көчәйттек. Троллейбуслар саны кимемәячәк, киресенчә, арттырылачак», - дип ассызыклады район башлыгы.

Моннан тыш, маршрутларга, бигрәк тә элек «АПОПАТ» АҖ автобуслары эшләгәннәренә өстәмә рәвештә шәһәр чикләрендә пассажирлар йөртү өчен туры килә торган «Газель»ләр чыгарылды. Моннан тыш, «Урсалы» микрорайонына 7б маршруты йөриячәк.

«Хәлне контрольдә тотабыз. Өстәвенә, барлык маршрутлар буенча да пассажирлар ташу өчен өстәмә техника җәлеп итү вариантларын эзлибез. Күптән түгел бездә бәйге узды, поставкалау-чы  билгеләнде, ул шәһәргә тагын ун троллейбус кайтарачак, аларның 4 есе автоном йөрештә һәм 6 сы - кыска автоном режимда эшли торган», - дип нәтиҗә ясады Тимур Нагуманов.

 

Бордюрларны агарту булмаячак

 

Аның урынына әлмәтлеләр шәһәрне һәм авыл торак пунктларын ныклап чистарту белән мәшгуль булачак.

1 апрельдә башланып киткән экологик икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда Әлмәттә ике тапкыр - 23 апрельдә һәм 14 майда шәһәр һәм район өмәләре узачак. Төп эшләр гадәти рәвештә башкарылачак, ә менә шәһәрдә бордюрларны һәм агачларны традицион агартудан баш тартырга карар иткәннәр.

«Быел, узган еллардагы кебек, бордюрлар һәм агачларны агарту булмаячак. Белгечләр тарафыннан да бу мәгънәсез, кирәкмәгән чара дип танылды, шуңа күрә мондый эшне читкә куеп, бөтен көчне ел саен үткәрелә торган шәһәрне чистартуга юнәлдерәчәкбез», - дип ассызыклады Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов телеграм-каналда узган туры эфир вакытында.

Юл службалары бу вакытта юлларны һәм урамнарны пычрактан һәм тузаннан чистартачак. Идарәче компанияләр кар чыгаруны һәм ишегалды территорияләрен чүп-чардан чистартуны төгәлләячәк. Район башлыгы барлык теләүчеләрне дә массакүләм өмәләрдә актив катнашырга чакырды.

«Өмәләр һәрвакыт бик күңелле, позитив уза. Чынлыкта шәһәрне, бигрәк тә авыл территорияләрен кыш көне җыелган чүп-чардан арындыру, әлбәттә инде, аннары инде язны чиста район, чиста шәһәр буларак каршы алу һәм аның матурлыгына карап хозурлану бик мөһим», - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.
 

Хөрмәтле укучыларыбыз! Ә сез бордюрларны агартмауларына ничек карыйсыз? 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса