Кар яву ихтималы зур.
Аязучан болытлы. Төнлә һәм иртән уртача кар, урыны белән көнчыгышта көчле кар яву ихтималы зур. Көндез урыны белән бераз кар. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-12˚, көнчыгышта аязганда -16˚. Көндез максималь температура -5..-10˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.