Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

4 августта яшенле яңгыр, яңгыр һәм боз явуы көтелә.

4 нче августта төнлә һәм көндез Татарстанда яңгыр көтелә, урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 22 метрга, кайбер урыннарда секундына 25 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Татарстан территориясендә көндез +37 градуска кадәр көчле эсселек көтелә. Төнлә һава температурасы +19 дан +21 градуска кадәр булачак.

Көчле эсселек аркасында 5 августка кадәр урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, һава торышы төньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты узу белән бәйле рәвештә начарланачак. Шул ук вакытта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә.

Көчле җил булганда, белгечләр өйдә калырга киңәш итә. Ә урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Һава торышы вакытында машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса