Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Июль аенда һава торышының нинди булачагы билгеле

Синоптиклар июльдәге һава торышы турында сөйләде.

Июль башында Россиянең бөтен территориясендә температура нормадан югарырак яки норма тирәсе булачак.

Июль башында Россиянең бөтен территориясендә температура нормадан югарырак яки норма тирәсе булачак. Бу хакта Гидрометүзәк мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Әйтик, Якутиядә айның беренче көннәрендә уртача температура 30дан 34 градуска кадәр тирбәлә. Уралда да якынча шундый ук һава торышы булачак.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Идел буенда һава температурасы 30 градуска кадәр, ә кайбер районнарда, мисал өчен, Әстерхан һәм Волгоград өлкәләрендә, термометрның терекөмеш баганасы 34-35 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бары тик Красноярск крае гына искәрмә булачак, аның көнбатыш өлешендә уртача температура нормадан бераз түбәнрәк фаразлана. Аерым алганда, Ямалда 21 градуска якын җылы булуы көтелә.

Метеохезмәт фаразлары буенча, 1 июльдә Мәскәү төбәгендә һава температурасы +22...+27 градус булачак.

Gismeteoның әйдәп баручы метеорологы Россиянең Европа өлешендә билгесез срокка аномаль югары температура булачагын кисәтте.  

 

Иртәгә Әлмәттә алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүче талгын җил,яшен вакытында 15-20 м/с га кадәр көчле җил, урыны белән 23 м/с га кадәр җил.Төнлә һава температурасы +20..+24˚. Көндез максималь һава температурасы +32..+37˚.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса