Әлмәт таңнары

Әлмәт эшмәкәрләренә ярдәм бар

Район башлыгы урта һәм кече бизнес вәкилләре белән янәдән очрашты. Мондый турыдан-туры аралашулар нәтиҗәсен бирә, эшмәкәрләрне борчыган сораулар кими бара.

Районда 2125 кече, 17 урта бизнес, 4393 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Узган ел аларның төбәктәге тулай территориаль продукциядәге өлеше 10,5 процент тәшкил иткән. Безнең эшмәкәрләр нигездә сату-алу, эшкәртү, төзелеш, күчемсез милек, авыл хуҗалыгы, балыкчылык белән шөгыльләнә. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү районның социаль-икътисади үсешендә мөһим урын били. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов билгеләп үтүенчә, урта һәм кече бизнесны үстерү буенча 3 елга исәпләнгән муниципаль программа төзелгән. Алга куелган бурычлар арасында административ киртәләрне киметү дә бар. Шушындый очрашулар проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирә. 


Әлмәт эшмәкәрләре федераль һәм республика программаларында бик актив катнашмый икән. 2017 елда 8150 мең сумлык 5 микрофинанс займы алынган. Җиһазларга ташламалы лизинг программасында районнан бер компания генә катнаша. Үзеңне эш белән тәэмин итү программасында катнашып, 20 кеше бизнес-планнарын яклаган һәм эшмәкәр булып теркәлгән. Аларга 2035 мең сум акча күчерелгән. Кече һәм урта бизнес вәкилләренә милек ягыннан да теләктәшлек күрсәтелә. Объектларны ташламалы шартларда озакка арендага бирү программасы быел да дәвам итәчәк. 
– Әлмәт югары инвестиция көченә ия. Кызганычка, предприятиеләрнең активлыгы түбән. Инвестицияләр нигездә яңа эш урыннары төзү булмаган күчемсез милеккә һәм финанс ресурсларына капитал салулар белән бәйле, – диде Андрей Подовалов. 


Ул шулай ук уңышлы проектларны да атап үтте. Мисал өчен, «Яшелчә үзәнлеге» проектында әле дә катнашырга соң түгел. Биредә эшчәнлек җәелдерү өчен барлык шартлар тудырылган, өстенлекләр каралган. 
Макарон җитештерү буенча проектны да күп нәрсә вәгъдә итә. Аена 180 тонна макарон әйберләре җитештерергә мөмкинлек бирүче Италиядән кайтарылган линия урнаштырылган. 
– Эшмәкәрлекнең яңа төрләрен дә үзләштерергә кирәк. Без бизнесны авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтүләр, сәүдә дип тармакларга бүлмибез. Табыш, эш урыннары булганны кече һәм урта бизнес дип саныйбыз. Теләсә нинди кызыклы идеяләрне карарга, ярдәм итәргә әзербез. Иң мөһиме иницативалы булу кирәк,– диде район башлыгы Айрат Хәйруллин. 
Очрашуда ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов та катнашты. Ул Президент инициативасы белән эшмәкәрлек буенча совет төзелүен, республикадагы һәр эшмәкәрнең автомат рәвештә аның әгъзасы булып торуын җиткерде. Совет Дәүләт Думасы депутатлары белән дә тыгыз элемтәдә. 
–Алар федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк булган сорауларны чишүдә ярдәм күрсәтәләр. Төп максатыбыз – сезнең хокукларны яклау. Юристларыбыз сезгә бушлай хезмәт күрсәтә. Узган ел 1,5мең сорау керде, – диде Тимур Нагуманов. 
Эшмәкәрләр район башлыгы Айрат Хәйруллинга үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итте.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: