Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Балаларының тәнендә тәмәке сүндергән "ана" хөкем ителәчәк

Әбиләре өлкән баланың тәнендә пешкән һәм кыйнау эзләре күреп алган.

Тикшерү күрсәткәнчә, 2020 елның җәендә Тәтеш районы Вожжи авылыннан өч бала анасы 5 һәм 4 яшьлек сабыйларын кыйнап торган һәм тәмәкесен тәннәрендә сүндергән.

Балаларның тәнендә пешү эзләре һәм кыйнаудан калган җәрәхәтләрне әбиләре күреп ала. Ул табибларга, алары үз чиратында, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Нәтиҗәдә сабыйларны балалар йортына алалар, ә хатын-кызга тикшерү вакытында чыгып йөрмәү шарты куела. Ваемсыз әни «газаплау» маддәсе буенча суд каршына басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса