Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә балалар мәйданчыгында телефон урлаган ир-ат хөкем ителде

2020 елның 4 сентябрендә Әлмәт шәһәре прокуратурасы 57 яшьлек әлмәтлене җинаять эше буенча гаепле дип таныды.

Суд әлмәтлене чит кеше милкен урлауда гаепләде.

Ачыкланганча, 2020 елның 27 маенда Шевченко урамындагы 2в йорты янында урнашкан балалар мәйданчыгында хөкем ителүче әлмәтле 29 яшьлек хатын-кызның «Apple iphone6» смартфонын урлаган.

Хөкем ителүче үз гаебен танымаган.

Суд аны хезмәт хакының 5% ын дәүләт файдасына тотып калу шарты белән 8 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәзага тарткан.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса