Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә бурычлының милкенә арест салганнар

Алимент буенча зур суммадагы бурычы булган әлмәтленең милкенә арест салганнар.

Әлмәттә яшәүче бу ирнең алимент бурычы 280 мең сум тәшкил иткән була. Шәһәр суды аларны мәҗбүри түләттерү турында карар кабул иткән. Суд карарын приставларның район бүлегенә җибәргәннәр. Приставлар әлмәтленең яшәү урыны буенча барып, аның милкенә арест салган. Алар шулай ук аның эш урынын да ачыклаган һәм хезмәт хакыннан бер өлешен тотып калу турында карар юллаганнар. Ир-атка арест салынган милекне кайтару өчен бурычларын түләргә туры киләчәк. 

Аның улы инде балигъ булса да, бу ир-атны алиментлар буенча бурычлардан азат итми, дип хәбәр итә Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото:архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса