Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Полиция канлы сугышуда катнашучыны тоткарлый 

28 июнь төнендә Әлмәт районының Рус сәрән авылында яшәүче 19 яшьлек һәм аның 36 яшьлек иптәше җирлекнең бер ишегалдында спиртлы эчемлекләр эчәләр.

Ике ир-ат арасында ызгыш-талаш туа. Мөнәсәбәтләрне ачыклау барышында 19 яшьлек ир янәшәдә яткан пычакны эләктереп, шешәдәшенә корсагына яра ясый. Зыян күрүче больницага салына. 19 яшьлек сугышта катнашучы тикшерү-оператив төркем тарафыннан тоткарлана. Тоткарланучыга карата чыгып китмәү турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган һәм РФ Җинаять кодексының «Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Полиция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса