Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле фатирында ике чит ил кешесен теркәгән һәм штрафка тартылган

Эш Әлмәтнең мировой судында каралды.

Узган елның җәендә Әлмәттә яшәүче хатын-кыз миграция хезмәтенә фатирында ике чит ил кешесен теркәү турындагы документ тапшырган. Алар ул фатирда яшәмәгән.

Нәтиҗәдә, бина хуҗасы судка эләгә, аны «Чит ил гражданын ялган исәпкә кую» маддәсе буенча гаепле дип таныйлар. Гаепләнүче гаебен таный, әмма шаһитлык бирүдән баш тарта. Йомшартучы шартларны исәпкә алып, суд хөкем ителүчегә 10 мең сум күләмендә штраф билгеләде, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса