Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә идарәче компания башлыгына дымлы подваллар өчен штраф салганнар

Бер көндә инспектор ике адрес буенча хокук бозулар тапкан.

Татарстан торак инспекциясе белгечләренә әлмәтлеләрдән ике шикаять килгән. Мөрәҗәгатьләрдә алар дымлы подваллардан зарланалар. Тельман урамындагы 58а йортта хокук бозулар факты расланды. Белгеч су баскан һәм чүпләнгән подвалларны тапкан. Җылылык изоляциясе һәм җылылык белән тәэмин итү өлешчә булмый. Моннан тыш, кайнар су белән тәэмин итү краныннан су тамган. Шулай ук тикшерүче подъезд идәнендә плитканың купкан икәнен һәм стеналарда буяуларның кубып торуын ачыклаган.

«Первый поселок» идарәче компания директорына 25 мең сум штраф салынган беркетмә төзелде.

Шул ук көнне Больничная урамындагы 3 нче йортта инспектор су басудан соң киптерелмәгән һәм чүп-чардан чистартылмаган подвалны таба. Протокол төзелә. Җәзаны мировой судья билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса