Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен 200 мең сум штраф түли

Ир-атны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.

Әлмәт районының Колшәрип авылында юл-патруль хезмәте инспекторларына исерек шофер очраган. Ул вакытта алкоголь микъдары 1,270 мг/л тәшкил иткән. Документларны тикшергәндә хокук саклаучылар элегрәк ир-ат руль артында исерек килеш эләккәнен ачыклаган. Ул чагында аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.

Утырышта хокук бозучы гаебен таныды. Суд әлмәтлегә, узган хокук бозуны исәпкә алып, ике ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 200 мең сум штраф билгеләде. Шәһәр суды матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, карар үз көченә кермәгән. Шәһәр кешесенең хөкемгә шикаять бирү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса