Шәһәрдә индивидуаль мобильлек чараларының ике операторы эшли.
Әлмәттә дүрт ай эчендә электр самокатларыннан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен 2000нән артык штраф салынды.
Шәһәрдә шәхси мобильлек чараларының ике операторы эшли — BusyFly һәм Urent.
Район башлыгы матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, шәһәр халкы куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмый, шуның белән үзләрен һәм тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куя. Ешрак штрафларны әлмәтлеләргә икәү генә йөргән һәм дөрес парковкаламаган өчен язалар. Шулай ук самокатчылар экстремаль йөргән өчен дә штраф түләгән.
Фото: t.me/pressalmet