«Мин ишетмәдем»: әлмәтле чит ил машинасы белән бәрелешкән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан киткән
Җинаять һәм җәза

«Мин ишетмәдем»: әлмәтле чит ил машинасы белән бәрелешкән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан киткән

Ир-ат машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.

Әлмәттә машина йөртүчегә карата административ хокук бозу эше каралды. Ир-ат юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән. Аның Mitsubishi Lancer машинасы  Герцен урамындагы 80б йорт тирәсендә Ford Focus автосына бәрелә.

Машина йөртүче эшне караганда гаепле булуын таныган. Әмма ул: "башка машинага бәрелү тавышын ишетмәдем", - диде. Шуңа күрә авария урыныннан китә.

Әлмәтлене бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр. Карар законлы көченә кермәде, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.