Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт суды Андрей Подоваловны өй арестына җибәрде

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланды.

Әлмәт шәһәр судында РФ тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Әлмәт буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасарының РФ ҖК 299 маддәсенең 6 өлешендә каралган җинаять кылуда шикләнелгән Андрей Подоваловны сак астына алу рәвешендә сак чарасы сайлау турында суд алдында үтенеч кузгату турындагы карары каралды. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тәкъдим ителгән материалларны тикшереп, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Әлмәт буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары, прокурор, шикләнелгән Подовалов, шулай ук аның яклаучысының фикерен тыңлап, суд Андрей Подоваловка карата бер айга, ягъни 2023 елның 21 маена кадәр, өй аресты рәвешендә сак чарасы сайларга карар итте», – дип аңлатма бирде шәһәр судының матбугат хезмәте белгече Виолетта Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса