Әлмәттә федераль эзләүдә булган ике ир-атны тоткарладылар
Аларны алга таба тикшерү өчен полициягә китерәләр.
Әлмәттә росгвардиячеләр федераль эзләнүдә булган ике ир-атны тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичке 18.00 сәгатьтә Росгвардиянең ведомстводан тыш сакчылык бүлеге экипажы эзләнүчеләрне тоткарлауда ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында полициядән хәбәр ала.
Росгвардиячеләр Жуковский урамындагы күрсәтелгән йортка юнәләләр һәм 1981 һәм 1988 елларда туган ике ир – атны тоткарлыйлар.
40 яшьлек ир алты айга төзәтү эшләренә «Балаларны карап тоту өчен акча түләмәү» маддәсе буенча хөкем ителгән, җәза үтәүдән баш тарткан.
Шартлы рәвештә сынау срогы белән урлаган өчен хөкем ителгән 33 яшьлек тоткарланучы күзәтчелек органнарына барып билгеләнмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа