Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Сабак алмаган

Әлмәтле аек булмаган хәлдә кабат автомобиль руле артына утырган.

40 яшьлек әлмәтлене «Административ җаваплылыкка тартылган затның аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе» маддәсе буенча хөкем иттеләр. Ир быел 8 февральдә кич белән исерек хәлдә «Лада-213100» автомобилендә барганда Әлмәтнең Объездная урамында автоинспекторлар тарафыннан туктатыла. Ачыкланганча, ул шундый ук хокук бозу өчен инде җавапка тартылган булган. Ул вакытта аңа 30 мең сум штраф билгеләп, 1,5 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән булганнар. Ир гаебен таный. Бу юлы суд аны 120 сәгатькә мәҗбүри эшләргә җәлеп итеп, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса