Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә бер лицейның баш хисапчысы суд каршына басачак

41 яшьлек хатын-кызны ике маддә буенча гаеплиләр.

Әлмәт лицееның баш бухгалтерын ике маддә буенча хөкем итәчәкләр. Җинаятьчел схеманы Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге икътисади иминлек  хезмәткәрләре ачты. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә, ди «Татар-информ»МА.

41 яшьлек хатын-кыз «хезмәт вазифасыннан файдаланып, мошенниклык кылу» һәм «вазифаларны арттыру» маддәләре буенча гаепләнә. Тикшерү фикеренчә, хатын-кыз,  үз хезмәт хакын күтәргән. Ул моны берничә ел дәвамында – 2016 елдан 2020 елга кадәр эшләгән.  Әлеге сумма 988 мең сумны тәшкил иткән.


Хатын үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү вакытында ул шәһәрдән чыгып китмәү турында подписка астында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса