Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә Чирмешән районында яшәүче наркотиклар сатып алган өчен хөкем ителде

Ир янә наркотикларга заказ биреп, ирегеннән мәхрүм ителгән.

2021 елның октябрь азагында Чирмешән районында яшәүче элек хөкем ителгән кеше наркотикларга интернет аша билгесез затка заказ биргән. Бу хакта  Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир кушымта аша 2500 сум күләмендә акча күчергән һәм законсыз рәвештә массасы 0,42 граммнан артык булган наркотик чара сатып алган. Аны ул тәмәке  пачкасында һәм аннан соң шәхси куллану өчен автомобиль салонында полиция хезмәткәрләре ачыклаганчы саклый.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.


Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтеп, бер елга һәм ике айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса