Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ике әлмәтле мошенниклар белән элемтәгә кергәннәрен аңлап, финансларын саклап калган

Мошенниклар классик схема буенча эшләгән, банк хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән, гамәлдә булмаган заемнар турында сөйләгән, кредитлар рәсмиләштерергә үгетләгән һәм акчаны «куркынычсыз счет» дип аталучы счетларга күчерергә омтылган.

Бүлекнең кизү бүлегенә җирле 60 яшьлек хатын-кыздан гариза килгән. Хатынга билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, кемдер аның исеменә онлайн кредит алырга тели. Хатын шунда ук ире белән якын арада банк бүлекчәсенә чыга. Банкка бару юлында, янәсе, полиция хезмәткәре элемтәгә кереп, банкта урлашуга катнашы булган хезмәткәрләрне ачыклау максатыннан тикшерү үткәреләчәге хакында сөйләгән һәм бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәүләрен үтенгән. Шалтыратучы үтенече буенча, хатын гариза биргән һәм аңа 150 мең сумлык заемны хуплаганнар. Беренче булып, хатын-кызның ире шикләнә һәм акчаны имин счетка күчергәнче, алар полиция бүлегенең кизү частенә китә.

Шул ук көнне шәһәрнең 61 яшьлек хатын-кызы шундый ук суммадан аз гына колак какмаган. Мөрәҗәгать итүче югарыда күрсәтелгән схема буенча кредит рәсмиләштергән, тик шул ук көнне билгесез затлар счетына акча күчерә алмаган. Аңа шалтыратып, акча таләп итә башлыйлар, артык тупас сөйләшәләр, аның эшен тикшерү комитетына тапшырырга яныйлар. Хатын мошенниклар белән эш итүен аңлый, шуңа күрә акча күчерми һәм полициягә мөрәҗәгать итә.


Барлык фактлар буенча да җинаять эшләре кузгатылган. Әлеге хокукка каршы гамәлләргә катнашы булган затлар билгеләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса