Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле өйдәшенә пычак белән кадаган

Әлмәт шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз пычак  кулланып, аш бүлмәсендә килеп чыккан бәхәс барышында үзенең өйдәшенә зыян салган.

Суд утырышында гаепләнүче аның белән  ызгыш барлыкка килүен аңлата. Граждан ире аны мәсхәрәли, шуңа бәйле рәвештә ул бик борчыла һәм бәрәңге чистарткан пычагы белән ирнең  сул ягына пычак кадый.  Ир бүлмәдән чыгып йөгерә.

Гаепләнүченең гаебе, аның  күрсәтмәләреннән тыш, зыян күрүченең күрсәтмәләре, шаһитлар күрсәтмәләре белән дә расланган.


Җәза билгеләгәндә суд кылынган җинаятьнең холкын һәм иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсен, гаепләнүченең шәхесе турындагы барлык мәгълүматларны, гаепләрен йомшартучы хәлләрне исәпкә алган.

Гражданка җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм 2 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса