Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә эшче үлү факты буенча җинаять эше кузгатылды

23 август иртәсендә Әлмәт шәһәрендә ябык мәктәп футбол манежының төзелеш мәйданында 35 яшьлек эшче һәлак булган.

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылды.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, зыян күрүче хезмәттәше белән манежның түшәмнәрен монтажлау буенча эшләр башкарган. Күпмедер вакытта ул тигезлекне югалта һәм егыла башлый. Аны хезмәттәше эләктереп ала һәм кулларыннан саклап калырга омтыла, тик күпмедер вакыттан соң ир барыбер 9 метр биеклектән бетон өслегенә егылып төшә. Алынган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә, берничә сәгатьтән соң ул хастаханәдә җан бирә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига вакытында эш урынында иминият җиһазлары булган.

Бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса