Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 32 яшьлек ир-ат хөкем ителде

Әлмәт шәһәре прокуратурасы Әлмәт шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны җинаять кылуда, административ җәзага дучар ителгән зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда, ягъни автомобиль белән  исерек хәлдә идарә итүдә гаепле дип тапкан.

Судта 11 апрельдә 05-06сәгатьтән сәгатьтә  хөкем ителүченең, «Шевроле Ланос» маркалы автомобиль руле артында исерек килеш, Әлмәт муниципаль районының бер авылында урнашкан йортыннан 15-20 минут чамасы булган зиратка кадәр барып җитүе ачыкланган. Шуннан соң, янә автомобиль руле артына утыра, өенә кайканда юл-транспорт һәлакәте була, автомобиле белән шул ук торак пунктта урнашкан балалар мәйданчыгы янында юл-транспорт һәлакәтенә очрый.

Шул ук көнне, 07 сәгать 51 минутта полиция хезмәткәрләре хөкем ителүчене тикшерә һәм аның исерек икәнлеген ачыклый ( этил спирты 0,891 миллиграмм тәшкил итә).

Элегрәк, 11.06.2009 күрсәтелгән ир  административ хокук бозуда гаепле дип табыла һәм аңа 30 000 сум күләмендә штраф, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, штраф билгеләнә.


Суд утырышы барышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный һәм кылган эшләре өчен үкенүен әйтә.


Суд карары нигезендә аңа 240 сәгать мәҗбүри эш, 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса