Әлмәттә кибеттән урлаган өчен 34 яшьлек ир-ат хөкем ителде
17 июньдә Әлмәт шәһәре прокуратурасы Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Ул җинаять кылуда, ягъни чит милекне яшерен урлауда гаепле дип табылган.
Суд билгеләгәнчә узган елның 20 декабрендә гаепләнүче, Әлмәт шәһәрендәге «Перекресток» кибетендә булганда, яшерен рәвештә 2833,72 сумлык виски урлаган.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.
Суд хөкем ителүчегә, аның гамәлләрендә җинаятьчелек рецидивын исәпкә алып, катгый режимлы төзәтү колониясендә 8 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа