Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә идарәче оешма җитәкчеләре халык акчасын сарыф иткән өчен хөкем ителде

2020 елда шәһәр прокуратурасы тарафыннан ресурс белән тәэмин итүче компанияләр алдында идарәче оешмаларның бурычлары арту сәбәпләрен ачыклау һәм бетерү буенча актив эш алып барылды.

РФ Торак кодексын, РФ Хөкүмәтенең карарларын бозып, «Союз» торак эксплуатациясе конторасы башкарма директоры тарафыннан, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга күчерелгән энергия ресурслары өчен түләү сыйфатында халыктан алынган 10 миллион сумнан артык акча урланган. Шулай ук халыктан күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау өчен җыелган 150 мең сумнан артык максатчан акча урланган.

Әлмәт шәһәр судының узган елның 21 декабрендәге карары белән гражданка К.РФ Җинаять кодексы буенча  җинаять кылуда, ягъни үзенең хезмәт урыныннан аеруча зур күләмдә файдаланып, гаепле затка ышанып тапшырылган чит милекне урлауда гаепле дип табылды.

Аңа 200 000 сум күләмендә штраф һәм 2 елга административ-хуҗалык һәм оештыру-боеру функцияләрен үтәү белән бәйле коммерция һәм башка оешмаларда вазифаларны биләү хокукыннан мәхрүм итү һәм  гомуми режимдагы төзәтү колониясендә 2 ел 6 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Прокурор тикшерүе материаллары буенча шундый ук хокук бозуларны ачыклау факты буенча «Темп», «Успех» , «Надежда» идарә компанияләре  башкарма директоры һәм әлеге компанияләрнең фактик милекчесенә карата җинаять эше кузгатылды.

Әлмәт шәһәр суды карары белән икесе дә җинаять кылуда гаепле дип табылды. Башкарма директорга гомуми режимлы төзәтү колониясендә 2 ел 6 айга иректән мәхрүм итү һәм  100 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде. Милекчегә 500 000 сум күләмендә штраф белән гомуми режимлы төзәтү колониясендә 3 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса