Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә полиция наркотиклар таратучы ирне тоткарлаган

Гаражларда 30 яшьлек ир-ат "закладка" яшергәндә тоткарлана.

Тикшерү барышында понятойлар барында тоткарланган кешедән 3,96 граммлы марихуана һәм 1,97 грамм мефедронлы 3 полиэтилен пакет алынган.

Тоткарланучы наркотикны Интернет аша Әлмәт территориясендә тарату өчен сатып алуын аңлаткан. Тоткарланучының телефонында гараж комплексы территориясеннән фотолар табылган, аларда наркотиклы пакетлар яшерелгән объектлар теркәлгән.

Әлеге ир хатыны белән бергә наркотикларны яшерүе ачыклана – ире үтенече буенча хатыны аны кирәкле адреска, янәсе, эшләр буенча йөрткән. 2007 елда туган балалары да алар белән йөргән.

Тоткарланган ирнең фатирын тикшерү нәтиҗәсендә сатуга әзерләнгән төрле наркотик чаралар алынган. Алынган наркотикларның гомуми күләме 800 граммнан арткан. 

Ир-атка карата "Зур күләмдә наркотик матдәләр сату" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Аңа ун елдан егерме елга кадәр иректән мәхрүм итү куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса