Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле кешене үтергән өчен 10 елга колониягә озатылган

20 октябрьдә 45 яшьлек әлмәтлене хөкем иттеләр. Ул үтерүдә гаепле дип табылган.

Фаҗига 17 июль кичендә булган. Җинаятьче белән бер ир-ат Гафиятуллин урамында сугышкан. Шуннан соң гаепләнүчедә аны кыерсыткан адәмне үтерү нияте туа. Ул өенә кайтып пычак ала, кире сугышкан урынына әйләнеп кайта һәм ир-атка 7 яра сала. Ир-атның күкрәк читлегендә, корсагында, аркасында, муенында һәм уң кулында яралар табыла. Зыян күрүче шунда ук вафат була.

Гаепләнүче берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган һәм җинаять кылган вакытта хөкем ителмәгән булган. Ул үз гаебен өлешчә таныган һәм пычак белән яклануын һәм көчен исәпләмәвен хәбәр иткән. Әмма суд аны башка кешене аңлы рәвештә үтерүдә гаепле дип тапкан.

Суд карары - 10 ел катгый режимлы колониядә җәза үтәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса