Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстан коронавирус буенча чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә

2020 елның 29 июненнән, Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, республика Сovid-19 буенча чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә, алар элегрәк яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән иде.

Бу көннән балалар һәм спорт мәйданчыклары ачылачак. Балалар ял лагерьлары, шулай ук ваклап сату объектлары да, әгәр аларга 800 кв. метрдан да артмаган аерым керү урыны бар икән.

Моннан тыш, җәйге ял лагерьларына һәм туристларга илтү өчен муниципальара пассажирлар ташу эше дә башлана. Туристларга, һичшиксез, туристик юлламаларга ия булу зарур. 65 яшьтән өлкәнрәкләр 29 июньнән 12 июльгә кадәр үз-үзләрен изоляцияләү урынын калдырмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса