Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда Covid-19 корбаннар саны 41гә җитте

Татарстанда коронавирустан 2 үлем теркәлгән.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, коронавирустан ике үлем очрагы Алабуга үзәк район хастаханәсендә һәм Республика клиник хастаханәсендә булды.

Алабуга районында 1934 елда туган кешене COVID-19 диагнозы белән һәм ике яклы пневмония белән Алабуга РҮХнә күчерәләр. Аның хәле озакка сузылучан хроник авырулар аркасында катлаулана. Министрлыкның матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, үткәрелә торган терапиягә карамастан, пневмония авыр ага. 17 июльдә пациент вафат булды.

Казанда яңа коронавирус инфекциясеннән үлүнең икенче очрагы теркәлгән. 1948 елда туган җирле хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 18 июльдә РКХнең вакытлы йогышлы госпиталенә яңа коронавирус йогышына шикләнеп китерелә. Хастаханәгә кергәндә ике яклы полисегментар пневмониянең авыр формасы диагнозы куелган. Шулай ук аның йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының җитди хроник авырулары булган. Үлем 27 июль көнне килеп җитте.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы расланды. Шуларның 2се - Әлмәт районында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса