Әлмәт таңнары

Россиядә гомуми битлек режимы кертелде

Роспотребнадзор Россиянең барлык гражданнары җәмәгать урыннарында - такси, җәмәгать транспортында, машина тукталышларында, лифтларда битлек кияргә тиеш дип карар чыгарды.

Реклама

Моннан тыш, 23:00 сәгатьтән 06:00 сәгатькә кадәр күңел ачу чаралары һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү тыелачак. Шулай итеп, барлар, кафе, рестораннар, клубларның эш режимы үзгәрәчәк.

Шулай ук документ нигезендә дезинфекция режимы көчәйтеләчәк.

Ведомство карары 28 октябрьдә үз көченә керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: