Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда эшләүче пенсионерларга карантин буенча больничныйлар озайтылды

Больничныйлар РФ Социаль иминият фонды акчалары хисабына түләнәчәк.

65 яшьтән өлкәнрәк эшләүче татарстанлыларга үз-үзеңне изоляцияләү зарурлыгы аркасында больничныйлар озынайтылды. Бу хакта республика оператив штабы хәбәр итә.

"Хәзерге вакытта Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабында булуга карамастан, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү, яңа коронавирус инфекциясе белән авыру буенча риск төркеменә керү сәбәпле, чикләүләр бетерүнең барлык этапларында сакланырга тиеш", - диелә хәбәрдә.

Татарстан Хөкүмәте, республика халкының күп санлы мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп, ТР буенча баш санитар табиб Марина Патяшина белән килешү буенча, бу карар кабул итте. Больничныйлар 15 июньнән 28 июньгә кадәр үз-үзләрен изоляцияләгән кешеләргә озайта. Читтән эшкә күчкән, отпускта яки башка нигез буенча больничныйда булган кешеләр генә искәрмә булып тора.

Эшкә яраксызлык кәгазен рәсмиләштерү өчен поликлиникага барырга яки табиб чакыртырга кирәкми, бары үз эш бирүче белән үз-үзеңне изоляцияләү урынын килештерергә генә кирәк. Больничныйлар РФ Социаль иминият фонды акчалары хисабына түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса