Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

COVID-19дан 66 үлем очрагы теркәлгән

9 сентябрьгә Татарстанда коронавирустан 66 үлем очрагы расланган.

Казан шәһәрендә яшәүче 1954 елда туган хатын-кыз  ике яклы пневмония белән 12нче номерлы ШКХ базасында вакытлыча йогышлы госпитальгә китерелә. Пациентның хәле йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының хроник авырулары кискенләшүе аркасында катлауланган, вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.  

1934 елда туган ир ике яклы пневмония белән хастаханәгә китерелә. Хроник авыруларның кискенләшүе нәтиҗәсендә аның хәле начарланган. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса