Узган тәүлектә Татарстанда 256 кешедә коронавирусы расланган, шуларның 32се хастаханәгә салынган.
18 яшькә кадәрге 21 авырый, дип хәбәр итә оперштаб.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 139 856 Covid-19 очрагы теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 133 275 (+123 ) кеше терелгән.